Азнакайга МЧС хезмәткәрләре ник җыелган? (ФОТО)
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга МЧС хезмәткәрләре ник җыелган? (ФОТО)

Бүген Азнакайда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге МЧС хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды.

Ул федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отрядына караган 12 нче янгын – коткару часте базасында узды.

Янгын – коткару хезмәтендәгеләрнең җирлегебездә яңа оешкан часть белән танышу, эшчәнлек мәсьәләләренә багышланган очрашу-сөйләшүендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашып, чыгыш ясады.


Нет комментариев