Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннур Хәмидуллин 89 яшен билгеләп үтте

Туксан яшькә җитеп килгән Зиннур аганың хәтере инде бераз тоныкланган, шуңа да үзе турында әллә ни күп сөйли алмады. Ул 1925 елда туган. Бала чагы, яшьлеге михнәтле елларга туры килгәнлектән, нибары 3 класс белем алып калган. 1945 елның февралендә хәрби хезмәткә алына. Алар утырган поезд Томск шәһәренә таба юл ала....

Туксан яшькә җитеп килгән Зиннур аганың хәтере инде бераз тоныкланган, шуңа да үзе турында әллә ни күп сөйли алмады.

Ул 1925 елда туган. Бала чагы, яшьлеге михнәтле елларга туры килгәнлектән, нибары 3 класс белем алып калган. 1945 елның февралендә хәрби хезмәткә алына. Алар утырган поезд Томск шәһәренә таба юл ала. Әмма билгеләнгән пунктка гына барып җитә алмый: юлда һөҗүмгә тарый. Бомбалар яңгыры астында калган эшелон мизгелләр эчендә тимер өеменә әверелә. Фронтка, Җиңү яуларга дип киткән никадәр солдатның гомере кыела! Зиннур Хәмидуллин могҗиза белән генә исән кала, әмма ике аягы да яралана, берсенең бот өлеше шактый умырыла. Ярты ел гомерен Ленинградта госпитальдә үткәрергә туры килә аңа. Шундый каты яраланудан соң сугышка яраксыз булып калган солдатны туган якларына кайтарып җибәрәләр.


Баулы районының Керкәле авылында көтү көтә, бозаулар карый. 1954 елда авылның уңган кызы Шәмсениса белән гаилә коралар. Җәмәгате дә терлекчелектә эшли. Икесе дә бик күп мактау грамотлары белән бүләкләнә. Зиннур аганың хәрби бүләкләре арасында Жуков медале дә бар.
Гомере көзендә Шәмсенисасыз калуы гына кызганыч, карчыгының бакыйлыкка күчкәненә дә инде дистә елга якын. Бердәнбер улы Әнвәр һәм килене Роза тәрбиясендә яши.


-Аларга мин 1978 елда килен булып төштем, - ди Роза ханым. - Гомер буе аларның җан җылысын тоеп яшим. Әтиебез беркайчан да тәмәке тартмады, эчмәде. Ипле, яхшы холыклы, аннан беркайчан бернинди начар сүз ишеткәнебез булмады. Хәзер дә өебез аның белән ямьле, нурлы. Җәен ишегалдында үзенчә кыймылдап, чүп утап, тавыклар ашатып йөри. 3 оныгы, 5 оныкчыгы да бик яраталар үзен.


Зиннур аганың яхшы тәрбия-кайгырту астында булуы әллә каян шәйләнә. Инде үзе дә лаеклы ялда булган килене һәрчак янәшәсендә, чөнки сугыш чоры яралары юк-юк та барыбер үзен сиздереп, йөрәккә үтеп, сызландырып ала. Аның чак кына кәефе киткәнен абайлауга, кан басымын үлчи, хәле начарланса, табибка алып бара. Ветераннарга медицина тикшерүе үткәрелеп торуын да бик хуплый, ни дисәң дә олы кешегә бер игътибар да бит әле ул.


Менә шулай ветеран якыннарының җылысына төренеп, электәге фидакарьлек, тырышлыгының җимешләрен татып, бер көйгә яшәп ята. Аны туган көне белән котларга килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов бүләкләрен, изге теләкләрен ирештереп, ветеранга күңел күтәренкелеге өстәп киттеләр.

Лиза Нурлыева,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннур Хәмидуллин 89 яшен билгеләп үтте