24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Ял итәргә дә өлгердек
Өлкәннәр айлыгында Тымытыкта "Азнакай" санаторий-профилакториеның филиалы ачылу шушы төбәкнең генә түгел, бөтен районыбыз ветераннары өчен куанычлы вакыйга булды. Биредә рәхәтләнеп ял итү, дәвалану өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлмәләр иркен, якты, җылы. Һәр җирдә чисталык, тәртип. Хезмәткәрләр ачык йөзле, игътибарлы. Тымытык авыл биләмәсендә яшәгән бер төркем ветераннар анда ял итәргә, дәвалану...
-
Уразай соңгы солдаты белән хушлашты
Авылыбыз зур югалту кичерде. Сугышны үз күзләре белән күргән, аны кичергән соңгы солдат - Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры Мәрданшин Мөҗәһит Гаделша улын соңгы юлга озаттык. Сугышның бөтен михнәтен татыган, аннан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән Мөҗәһит ага гаҗәеп кызыклы да, матур да тормыш юлы узган кеше. Уразай...
-
Азнакайдан сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннур Хәмидуллин 89 яшен билгеләп үтте
Туксан яшькә җитеп килгән Зиннур аганың хәтере инде бераз тоныкланган, шуңа да үзе турында әллә ни күп сөйли алмады. Ул 1925 елда туган. Бала чагы, яшьлеге михнәтле елларга туры килгәнлектән, нибары 3 класс белем алып калган. 1945 елның февралендә хәрби хезмәткә алына. Алар утырган поезд Томск шәһәренә таба юл ала....
-
Сәгать телләрен күчерергә онытмагыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Якшәмбе, 26 октябрьдә, төнге 02.00дә сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп, кышкы вакытка күчәргә онытмагыз!
-
Ноябрьдә азнакайлыларны озын яллар көтә
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ноябрь башында азнакайлыларны яллар көтә. Шул рәвешле, 1, 2 һәм 3 ноябрь - ял көннәре, 4 һәм 6 ноябрь - эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. 5 ноябрьдә район халкын бәйрәм алды кыска эш көне көтә.
-
Кичә Төркиянең иң абруйлы кешеләреннән берсе Азнакайга эшлекле визит ясады
Кичә Азнакайга Төркиянең сәнәгать үзәге саналган Мерсиннан илнең иң абруйлы кешеләреннән берсе, дөньякүләм танылган "ARBEL" компаниясе директорлар шурасы рәисе Мәхмүт Арслан эшлекле визит ясады. Кунакны район башлыгы Марсель Шәйдуллин эш кабинетында каршы алып, ике арада дустанә шартларда эшлекле сөйләшү барды. Район белән кыскача гына таныштырганнан соң, Марсель Зөфәр улы инвесторны...
-
2014 елда Азнакай районында 35 йорт капиталь төзекләндерелде
"ЖКХны үзгәртеп коруга теләктәшлек Фонды турында"гы Федераль Закон һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча адреслы муниципаль программа нигезендә 2014 елда Азнакай районында 35 йортка 89 миллионнан артыграк сумга капиталь ремонт үткәрелде. Шул исәптән шәһәрдә - 28, Актүбәдә - 6, Балтач авылында 1 күпфатирлы йорт яңартылды.
-
Азнакай урамнарына 1 млн 800 мең сумлык диодлы яктырткычлар куелды
Быел Азнакайның М.Җәлил, Гагарин, Солтангалиев, Пушкин урамнарына, Әлмәт трактына 1 млн 800 мең сумлык, һәрберсе 8,8 кВт егәрлектәге 210 данә диодлы яктырткыч куелды. Алыштырганга кадәр булган дроссель-терекөмешле лампаларның (ДРЛ) егәрлеге 27,5 кВт булуын исәпкә алсак, электр энергиясен янга калдыру өч тапкырга, ягъни 200 мең киловаттка кимеде.