Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Фәндәрия Җиһангирова – «Ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчесе

Җөмһүриятебездә "Ел хәйриячесе" республика бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Ел саен узучы әлеге бәйгедә республика һәм үз районының икътисади, сәяси үсешенә зур өлеш керткән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузган бихисап хәйрияче катнаша. "Ел хәйриячесе - 2015" республика бәйгесендә җиңүчеләрнең исемлеге билгеле. Алар арасында Азнакайдан Фәндәрия Җиһангированың да булуы...

Җөмһүриятебездә "Ел хәйриячесе" республика бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Ел саен узучы әлеге бәйгедә республика һәм үз районының икътисади, сәяси үсешенә зур өлеш керткән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузган бихисап хәйрияче катнаша.

"Ел хәйриячесе - 2015" республика бәйгесендә җиңүчеләрнең исемлеге билгеле. Алар арасында Азнакайдан Фәндәрия Җиһангированың да булуы безнең өчен зур горурлык. Ул "Шәхси эшмәкәр" номинациясендә җиңү яулады. Фәндәрия Касыйм кызы - җирлегебездә узган төрле бәйрәм-чараларны уздыруда, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мохтаҗларга, сабыйларга иганәчелек ярдәме күрсәтүдә башлап йөрүче, игелекле гамәлләр кылучы эшмәкәрләрнең берсе. Җиңүчеләрне 14 апрельдә башкалабыз Казанда бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Фәндәрия Җиһангирова – «Ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчесе