Азнакайдан Фәндәрия Җиһангирова – «Ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчесе
Җөмһүриятебездә "Ел хәйриячесе" республика бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Ел саен узучы әлеге бәйгедә республика һәм үз районының икътисади, сәяси үсешенә зур өлеш керткән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузган бихисап хәйрияче катнаша.
"Ел хәйриячесе - 2015" республика бәйгесендә җиңүчеләрнең исемлеге билгеле. Алар арасында Азнакайдан Фәндәрия Җиһангированың да булуы...