Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда йортларга янгын турында кисәтүче җиһазлар куела

Мәгълүм булганча, торак йортларда чыккан янгыннарның яртысы кешеләр йоклаган чакта була. 

Нәкъ менә шушы вакытта кеше төтен исен сизми. Шуңа күрә дә йортларда  янгын турында хәбәр бирүче   приборлар кую зур әһәмияткә ия. 

Узган ел җирлегебездә 652 хуҗалыкта шундый 1402 датчик куелды.

Янгын турында хәбәр бирүче җиһазны мөстәкыйль рәвештә дә урнаштырырга мөмкин. Алар ябык биналарда яну очракларын ачыклау өчен каралган. Әлеге җиһазларны куллану бик җиңел һәм гади. Алар түшәмгә яки диварларның өске өлешенә беркетелә, электр челтәреннән туклану таләп ителми. Батареяны үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга гына кирәк.

- Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта датчиклар, яңгыравыклы тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итәләр. Аның тавышына йоклаган кеше дә уянмый калмый, – ди  янгын күзәтчелег бүлеге өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев