Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җылылык сезоны башлана

Көннәр суытып җибәргәч, урамда гына түгел, өйләрдә дә өшетә башлады.

Быелгы җылылык сезонына Азнакай әзерме? Әлеге сорау белән без район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнановка мөрәҗәгать иттек.

– Шәһәрдә 355 күп фатирлы торак йорт бар. Шуларның 324 е үзәкләштерелгән җылылык челтәренә тоташкан. График буенча аларда опрессовка ясалды. Барлык йортларда төтен һәм һава юлларының техник торышы тикшерелде. Идарәче компанияләр мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларда җылылык сезонына әзерлек буенча проблемалар юк.

Бүгенге көндә социаль объектлар да җылылык сезонына тулысынча әзер.

Җылылык исә һава температурасы 5 тәүлек дәвамында 8 градустан артмаганда бирелә. Көннәрнең салкын һәм яңгырлы булуын исәпкә алып, район башкарма комитеты карары нигезендә авылларда социаль объектларга җылылык 16 сентябрьдән бирелә башлады. Азнакайда һәм Актүбәдә котельныйлар 17 сентябрьдә эшләтелә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев