Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче 10 яшьлек Диләрәгә ярдәм кирәк

Диләрәгә әле ун яшь кенә булса да, аңа инде бик күп авырлыклар аша үтәргә килгән.

Сабый сколиоздан интегә. 4 нче дәрәҗәдәге сколиозны җиңәр өчен операция кирәк. Бүген бу да тоткарланып тора, авыр операцияне кичерер өчен баланың авырлыгы җитми, ул якынча 35 килограмм булырга тиеш.

Умыртка сөяге алга таба бозылмасын өчен Диләрә һәрчак корсетта йөри. Шәхси үлчәмнәр буенча ясалган әлеге корсетны алуда узган ел бик күп азнакайлылар ярдәм кулы сузганнар иде. Бала үскән саен инде ул да бәләкәйләнгән. Яңасын ясатыр өчен 65 мең сумга якын акча кирәк.

– Бездә игелекле кешеләр бихисап. Ярдәм сораганда ялгызыбызны калдырмаган, матди һәм рухи ярдәм иткән һәр азнакайлыга рәхмәтлебез, – ди кызчыкның әнисе Гүзәл Роберт кызы.

Халкыбыз юкка гына “Тамчыдан күл җыела”, – димәгән. Сабый язмышына битараф булмыйк.  Бүгенге көндә Газизуллиннар өчен 100 сум акча да, 200 сумы да бик мөһим һәм кирәк. Диләрәне бәхетле итәр өчен әйдәгез, бер талпынып, тырышып карыйк әле!

Саклык банкы (Сбербанк) картасы номеры: 5469 6200 1352 9712,  Газизуллина Гүзәл Робертовна. Элемтә өчен телефон номеры: 89179363107.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев