Яңа ел Азнакай бала тудыру йортында гадәти эш көне белән башланды.
2 гыйнварда елның беренче сабые булып 3 кило 900 грамм авырлыкта 55 сантиметрлы малай булып Эльвира һәм Артур Ануфриевларның улы дөньяга аваз салды.
Бүген илебездә Бала таптыручы табиблар көне. Шул уңайдан барлык табибларны, акушерлар, шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмыйк. Авыр һәм изге эшләрендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!
фото архивтан
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев