Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – ТАССР ның 100 еллыгы әләме

Бүген Азнакай ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан тантаналы төстә аның флагы эстафетасын кабул итте.

Аңа район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районы гербының чигелгән сурәтен кадады.

Марсель Зөфәр улының тарихи вакыйга уңаеннан азнакайлыларга котлау-мөрәҗәгатеннән соң районыбызның ветераннар оешмасы активистлары, Мактаулы гражданнары үзләренең хис-кичерешләрен белдерде. Сүз дә юк, шушы дәвердә республика, район үсешендә үз эзләрен калдырган, зур өлешен керткән райондашларыбыз олы ихтирамга лаек. Районыбызның төзүчеләр, укытучылар династияләре, үрнәк гаиләләре исемнәре аталып, аларга хөрмәт күрсәтелде.

Республикабыз төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бу эстафета спорт һәм социаль проект дирекциисе һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак проекты. Аның Россия этабында Татарстан әләме 8 федераль округа булып, аңа шул төбәкләрдәге татар - милли автономияләре теркәлгән субьектларның - 68 флаг сүрәте беркетелгән. Республика этабында эстафета барлык 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округа аша үтеп, аларның символикалары белән бизәлгән әләм Татарстанның Милли музеена тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев