Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда танылган көрәшче Фирдәвес Гәрәев истәлегенә республика турниры үтте

Әсәй авылында танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә турнир үтте. Ул җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район, республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе. Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Анда Татарстан...

Әсәй авылында танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә турнир үтте. Ул җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район, республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе.


Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Анда Татарстан һәм Башкортстан Республикасының 14 район-шәһәреннән 198 ир-егет катнашты.


Район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны район җирлегендә сәламләп:


- Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт осталары бихисап. Алар истәлегенә багышлап ярышлар даими үткәрелә. Мондый бәйгеләр яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Районда милли көрәш елдан-ел үсеш ала, ярышлар спортчыларны рухи һәм физик яктан тагын да ныгыта. Төрле район-шәһәрләрдән көчле бил алышучылар катнашу турнирны мәртәбәли. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, - диде.


Фирдәвес Тәлгать улының тормыш иптәше - Зинфира Гәрәева һәм әтисенең эшен дәвам итүче, милли көрәш буенча спорт мастеры, бүгенге көндә Әсәй урта мәктәбен җитәкләүче Руслан Гәрәев ярышны оештырырга ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.


Турнирның баш хөкемдары - районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, ике келәмдә көрәш башланып китте. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, ярыш барышында егетләрнең барысы да осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте.


Киеренке рухта барган бәйгедә Азнакайдан төрле авырлык категорияләре буенча Илфат Миннегалиев (20 килограмм авырлыкка кадәр), Равил Сабирҗанов (35 кг) җиңүче булып танылды. Турнир батырларына диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда танылган көрәшче Фирдәвес Гәрәев истәлегенә республика турниры үтте