Азнакайда танылган көрәшче Фирдәвес Гәрәев истәлегенә республика турниры үтте
Әсәй авылында танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә турнир үтте. Ул җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район, республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе.
Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Анда Татарстан...