Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды

Ярышларда авыл җирлекләреннән һәм Актүбә бистәсеннән килгән барлыгы 34 команда катнашып, үзләренең оригиналь чаналарын тәкъдим иттеләр.

Кичә Азнакайның Сөембикә урамында урнашкан тауда «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале үтте. 
Ярышларда авыл җирлекләреннән һәм Актүбә бистәсеннән килгән барлыгы 34 команда катнашып, үзләренең оригиналь чаналарын тәкъдим иттеләр. Конкурс шартлары буенча чананы ясыйсы гына түгел, кызыклы киенеп, мавыктыргыч итеп үзеңнең команда белән таныштырырга,ярыйсы гына тизлектә таудан шуып күрсәтергә дә кирәк иде.

Катнашучыларның барысы да үзалдына куйган максатларына ирешкәннәрдер, дип уйлыйбыз. Хәрхәлдә алар үзләренә, тамашачыларга, жюри әгъзаларына да яхшы кәеф, онытылмаслык хис-кичерешләр  бүләк иттеләр.

Әлеге чара турында тулырак "Маяк" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев