Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәләтле балалар фестивале үтте

Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә бөек инглиз язучысы һәм драматургы Вильям Шекспирның тууына 450 ел тулуга багышланган "Без дөнья мәдәнияте варислары" сәләтле балалар фестивале үтте. Анда Сарман, Мөслим, Азнакай районнары укучылары катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүз алгач, ул беренчеләрдән булып районыбызда шундый сәләтле балалар булуына сөенечен һәм горурлыгын белдерде....

Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә бөек инглиз язучысы һәм драматургы Вильям Шекспирның тууына 450 ел тулуга багышланган "Без дөнья мәдәнияте варислары" сәләтле балалар фестивале үтте. Анда Сарман, Мөслим, Азнакай районнары укучылары катнашты.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүз алгач, ул беренчеләрдән булып районыбызда шундый сәләтле балалар булуына сөенечен һәм горурлыгын белдерде.


- Тәвәккәл, максатка омтылучан, заман юлларыннан горур атлаучы, креатив фикерләүгә сәләтле буын үсеп килә. Татар һәм рус телләре белән беррәттән без чит телләрне дә камил белергә тиеш. Бу сезгә киләчәктә ярдәм итми калмас, - диде район башлыгы.


Фестивальдә Чалпы мәктәбе укучылары да актив катнашты. Татар, рус, инглиз телләрендә "Казан кичләре" җырын, рус кызлары биюен башкардык, "Яшь рәссам" номинациясендә Римма Махиянованың картинасы, "Интеллектуаль сорауларга җавап" номинациясендә Илзидә Шәрәфиеваның эше призлы урыннарга лаек дип табылды.


Укучыларны фестивальгә әзерләүдә булышкан укытучыларыбыз Фаил абый Ногманов, Рузалия Гәрәева, Эльза Кашапова, Гөлфия Ибраһимова һәм Асия Мөхәммәтгариповаларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.


Без уңышларыбыз белән бик тә горурланабыз. Фестиваль безгә зур өметләр бирде. Киләчәктә дә мондый күңелле, файдалы кичәләрне үткәрү традициягә керсә иде.


Зөлфирә Каюмова,

Чалпы урта мәктәбенең

11 нче сыйныф укучысы

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәләтле балалар фестивале үтте