Азнакайда сәләтле балалар фестивале үтте
Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә бөек инглиз язучысы һәм драматургы Вильям Шекспирның тууына 450 ел тулуга багышланган "Без дөнья мәдәнияте варислары" сәләтле балалар фестивале үтте. Анда Сарман, Мөслим, Азнакай районнары укучылары катнашты.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүз алгач, ул беренчеләрдән булып районыбызда шундый сәләтле балалар булуына сөенечен һәм горурлыгын белдерде....