Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шофер-фронтовикны 100 яше белән котладылар

Гайнулла Әюпов – бүгенге көндә җирлегебездәге исән-сау 11 фронтовикның берсе.

Бүген аны олуг юбилее белән котларга Азнакайның олысы-кечесе якыннары тәрбиясендә яшәп яткан йорт янына җыелдылар.

–Сез безнең җирлекнең иң хөрмәтле – Берлингача барып җитеп илгә Җиңү яулаган Ватан сугышы ветераннарыбызның берсе. Без Сезнең батырлык алдында, сугыштан соң кайтып илнең, республиканың, районның үсүенә, чәчәк атуына куйган фидакарь хезмәтегез алдында рәхмәт сүзләребезне әйтеп баш иябез, – диде юбилярны барлык азнакайлылар исеменнән котлап район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Сез олы җанлы, әле дә җор телле, күтәренке күңелле. Никадәр катлаулы, авыр, сынаулы тормыш юлы үтеп тә әнә шундый күркәм сыйфатларны саклап кала алгансыз, яшь буынга олы үрнәк булып яшисез. Сезнең якыннарыгыз кадерендә, безнең хөрмәттә арабызда әле тагын озак еллар гомер итүегезне телибез! Сезнең 100 яшьлек юбилей – ул 90 елын билгеләп үткән районыбызның матур бәйрәме ул.

Үзен тәбрикләргә әнә шулай бик күп җыйналган райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткергәндә фронтовикның күзенә яшьләр эленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев