Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Өмет очышы” хәйрия акциясендә 52 мең сум акча җыелган

Хәйрия чарасыннан кергән акча Газизуллиннар гаиләсенә тапшырылды.

Узган атнада “Азфлай” парапланчылар клубы җитәкчесе Данис Мусин очучы Илдар Фәйзуллин белән “Өмет очышы” дигән акция үткәрделәр. 

Җыелган 52750 сум акча район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында Газизуллиннар гаиләсенә тапшырылды. 

Диләрәгә әле ун яшь кенә булса да, аңа инде бик күп авырлыклар аша үтәргә килгән. Сабый сколиоздан интегә. 4 нче дәрәҗәдәге сколиозны җиңәр өчен операция кирәк. Бүген бу да тоткарланып тора, авыр операцияне кичерер өчен баланың авырлыгы җитми, ул якынча 35 килограмм булырга тиеш. 

Умыртка сөяге алга таба бозылмасын өчен Диләрә һәрчак корсетта йөри. Шәхси үлчәмнәр буенча ясалган әлеге корсетны алуда узган ел бик күп азнакайлылар ярдәм кулы сузганнар иде. Бала үскән саен аны алыштырып торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев