Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда наркопритоннарны бетерү буенча эшчәнлек көчәйтеләчәк

Атналык киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәрдәге кайбер фатирларда притоннар тоту, ялган аракы сату кебек тискәре очраклар булуы турында хәбәрләр алынуын әйтте, аларны кичекмәстән ачыклау һәм бетерүне таләп итте. Россия ЭЭМның Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр итүенчә, соңгы бер атна эчендә кизү бүлегенә 157 хәбәр һәм гариза...

Атналык киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәрдәге кайбер фатирларда притоннар тоту, ялган аракы сату кебек тискәре очраклар булуы турында хәбәрләр алынуын әйтте, аларны кичекмәстән ачыклау һәм бетерүне таләп итте.

Россия ЭЭМның Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр итүенчә, соңгы бер атна эчендә кизү бүлегенә 157 хәбәр һәм гариза кергән, шул исәптән 11 җинаять очрагы теркәлгән. Шушы вакыт аралыгында аларның - 4 е, элек кылынганнарының өчесе ачылган.


Илдар Шакиров әйтүенчә, халык арасында аңлату эшләре алып барылуга да карамастан, кайберәүләр үзләренең мөлкәтләрен һаман да караучысыз калдыра. Нәтиҗәдә, тимер баганалар, төзелеш материаллары караклар ятьмәсенә эләгә.

Авыл җирләрендә терлек урлау очраклары әледән-әле кабатланып тора. Әйтик, 30 август төнендә "Туйкә" ҖЧҖ җәйге лагереннан 2 бозау югала. 2 сентябрьгә каршы төндә билгесез караклар Якты Күл авылы фермасыннан 4 бозау урлыйлар. Малларның икесе табылган инде. Элек җинаять кылып, эзләүдән качып йөрүче 2 кеше кулга алынган.

Азнакайда юл кагыйдәләрен бозу очраклары да кимемәгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре бер атнада 266 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Шул исәптән, исерек килеш машина белән идарә иткән - 5, автомобиль йөртү таныклыгы булмаган 3 кеше тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда наркопритоннарны бетерү буенча эшчәнлек көчәйтеләчәк