Азнакайда наркопритоннарны бетерү буенча эшчәнлек көчәйтеләчәк
Атналык киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәрдәге кайбер фатирларда притоннар тоту, ялган аракы сату кебек тискәре очраклар булуы турында хәбәрләр алынуын әйтте, аларны кичекмәстән ачыклау һәм бетерүне таләп итте.
Россия ЭЭМның Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр итүенчә, соңгы бер атна эчендә кизү бүлегенә 157 хәбәр һәм гариза...