Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өлкәннәр күз уңында

2019 елдан республикада “Өлкән буын” федераль проект кысаларында “Демография” милли пилотлы проект тормышка ашырыла.

Ул өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларга дәвамлы ярдәм күрсәтүне үз эченә ала. Әлеге система безнең Азнакай районында да кертелде.

Бүгенге көндә 123 азнакайлы әлеге хезмәттән файдалана. Яшәеш хәле буенча төрле дәрәҗәдә булган, ягъни берәүләре үз-үзен йөртсә дә, башкалар ярдәменә мохтаҗ (73), икенчеләренең хәрәкәтләнүе чикләнгән (34), өченчеләре гел түшәктә генә яткан (16) өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларга 53 социаль хезмәткәр тормыш-көнкүрешендә ярдәм итә.

Ярдәмгә мохтаҗ райондашларга дәвамлы һәм системалы хезмәт күрсәтүне социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина учреждениеләре үзара хезмәттәшлектә алып бара.

Шунсын да әйтергә кирәк, быелның 15 июненнән әлеге системага кертелгәннәр өчен бушлай социаль пакет өстәлде, ягъни алар кайбер түләүсез хезмәт күрсәтүдән дә файдалана ала.

Өй шартларында социаль хезмәткәр ярдәме алучылар өчен стационарны алыштырган технологияләр дә кертелгән. Әйтик, алар арасында 2017 елдан гамәлдәге “Өлкән кешене кабул итүче гаилә”, социаль хезмәт күрсәтү комплекслары базасында “Өлкән кешене карау мәктәбе” һәм “Өлкән кешене караучы” технологияләре.

Узган елдан республикада өлкәннәр һәм инвалидлар өчен вакытлыча яшәп тору урыннары ачыла башлады. Бүгенге көндә шундый 13 бүлек, 36 төркем эшли.

Районыбыз авылларыннан 65 яшьтән өлкәннәрне медучреждениеләргә алып килү дә оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев