Яшьләр үзәгендә комсомолның туган көнен аның элеккеге әгъзалары һәм хәзерге буын бергә билгеләп үттеләр.
Очрашуда комсомол ветераннары үзләренең хәтерләрен яңартты. Барысы бергә зирәклектә, сәнгать өлкәсендә көчләрен сынашып алдылар. “Без бер-беребезгә кирәк” проекты кысаларында хәзерге һәм элеккеге яшьләр оешмалары эшчәнлеге хакында сөйләшү барды. Нәкъ электәге комсомол җыелышларындагы кебек бәйрәмнең ахыры яшьлек җырлары белән тәмамланды.
Нет комментариев