Кайбер азнакайлыларга апрель ае пенсиясе иртәрәк күчәчәк.
Азнакай Пенсия фонды идарәсеннән хәбәр итүләренчә, апрель өчен пенсия акчасы, пособие, социаль түләүләр иртәрәк биреләчәк.
Түләүләрне кредит оешмалары аша алучыларга акчалар 9 апрельдә күчереләчәк.
Исегезгә төшерәбез Пенсия фонды хезмәтләрен өйдән чыкмый гына да (Дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтлары аша) алып була.
Үзегезне борчыган сорауларыгызны 7-01-80, 7-09-06 телефон номерлары аша җиткерә аласыз.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев