Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишек алларын төзекләнә

Азнакай районында 2021 елда “Безнең ишек алды” республика программасы буенча 21 ишек алдында төзекләндерү эшләре башкарыла.

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә комиссия аларда эшнең барышы белән танышты. Ишек алларының 11 е – шәһәрдә, 5 се – Актүбәдә һәм 5 се – Микулино белән Чалпы авылында.

Программа нигезендә юллар, тротуарлар, яктырткычларны ремонтлау, утыргычлар, чүп савытлары урнаштыру, балаларга уен мәйданчыгы, машиналар кую урыны булдыру каралган. Апрель аенда идарәче компанияләр белән берлектә әлеге ишек алларында җыелышлар уздырылып, халык белән башкарыласы эшләр хакында фикер алышынды, тәкъдимнәр кертелде.

– Мондый программа бары Татарстанда гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә шәһәребезнең йөзе матурлана, яшәр өчен уңайлыклар арта, халыкны дистәләгән елар борчыган мәсьәләләр хәл ителә, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Рейд барышында ул үзенең төзәтмә-тәкъдимнәрен дә кертте.

– Микулино һәм Чалпы авылларында инде эшләр тәмамланды, уен мәйданчыклары гына урнаштырасы калды. Алар август азагына кайтырга тиеш. Башка ишек алларында да эш тулы көченә бара, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов.

2021 елда районда 65 мең кв. метрга якын ишек алды территориясен асфальтлауга гына да 151 млн сумнан артык акча каралган. Программа буенча гомуми төзекләндерү эшләре 182 млн сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев