Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда егете сөйгәненә күктә тәкъдим ясаган

Бездә әле болай итеп тәкъдим ясаганнары юк иде.

– Мин үзем кешеләргә көтелмәгән шатлыклар бүләк итәргә яратам. Азнакай өстендә самолет очуын күргәч үк, шундый оригиналь фикер туган иде. Сөйгәнем Диләрә белән гаилә корырга дигән ныклы карарга килгәч аны тормышка ашырдым, – ди егет.

Ә Диләрәгә ул нинди бүләк ясавын белдерми, хәтта кая алып барганын да кырык йозак астында сер итеп саклый. Самолетта очасын ул аның кырына килеп, бәйләнгән күзләрен ачкач кына аңлый.

Азнакай өстеннән очу турында кем хыялланмасын?! Әлбәттә, Диләрә дә сөенә-сөенә утырып китә. Пилот кына сер бирми, самолет штурвалын Чатыр Тауга таба юнәлткәндә кыз Уразай тавында “Сөеклем, миңа кияүгә чык!” дигән язуны күреп, сүзсез кала. Аэродромда аны иң-иң якын кешеләре белән Илшат каршы ала. Аллы-гөлле чәчәкләр, йөзек, мәңге онытылмас хис-кичерешләр, шатлыклы күз яшьләре...

– Ул көнне искә алсам, бүген дә дулкынланам. Һәр кызның шундый бәхетле мизгелләр кичерүен телим, – ди Диләрә.

Кияүгә чыгу тәкъдимен Илшат үләнгә буяулар белән яза.

– Буяуларны алдан алып куйган идем. Хәзер без көткән көн килеп җитте. Диләрәнең җизнәсе белән таң атуга Уразай тавына менсәк, үләнгә буяу ятмый. Әмма уйлаганнан кире кайту юк. Өйдә булган элекке буяуларны эреттек, аны  пластик шешәләргә салып, шулай яздык, – дип искә ала ул көнне егет тә.

Алар икесе дә шәһәрдә туып-үсә. Үсмер чаклары бер ишегалдында узса да, мәктәптән соң һәркем үз тормыш мәшәкатьләренә чума. Байтак еллардан соң очрашкач, бер-берсенә насыйп булуларын күз белән генә түгел, йөрәкләре белән тоялар һәм бергә булырга дигән вәгъдәне әнә шулай күкләрдә бирешәләр алар.

Әлбәттә, кыз мондый тәкъдимгә каршы килә алмый.

Азнакайда самолет белән бәйле тагын нинди кызыклы хәлләр бар? Бу хакта газетабызның 29 июль санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев