Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда дүшәмбе киңәшмәсендә нәрсә турында сөйләштеләр

Җәйнең һәр минуты кадерле Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Марсель Шәйдуллин Бердәм дәүләт имтиханнарын югары нәтиҗәләргә тапшырган Искәндәр Йосыпов белән Диана Мурашкинага республика медальләрен тапшырып, чыгарылыш...

Җәйнең һәр минуты кадерле

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады.

Марсель Шәйдуллин Бердәм дәүләт имтиханнарын югары нәтиҗәләргә тапшырган Искәндәр Йосыпов белән Диана Мурашкинага республика медальләрен тапшырып, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба да уңышлар юлдаш булуын, һөнәр үзләштереп, туган җиребезгә кайтуларын теләде.

Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну тырында дүрт хәбәр алынган. Караңгылык угрыларның дусты дип юкка гына әйтмиләр. Район эчке эшләр бүлегендә теркәлгән урлашу очраклары шуны дәлилли. Велосипедка кызыгучылар да кимеми. Нахимов урамындагы бер йорт подъездыннан караклар 31 мең сумлык ике велосипед урлаган.

Машинадан гына алкоголь эчемлекләр саткан такси шоферы да хокук сакчылары игътибарыннан читтә калмаган, аннан җиде литр исерткеч эчемлек тартып алынган.

Әле кайчан гына Азнакайдан - авылларга, авыллардан район үзәгенә шыгрым тулы автобуслар йөри иде, аларга хәтта кешеләр сыеп та бетми иде. Бүген инде күбебез шәхси машиналарга күчеп утыргач, әлеге төр транспортка кытлык калмады да шикеллле. Шулай да күпчелек өчен маршрут автобуслары бердәнбер, шул ук вакытта хәвефсез хәрәкәт итү чарасы булып кала бирә. Бүген җирлегебездә автобуслар авылларга 7 юнәлеш буенча йөри. Муниципаль район территориясендә пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләсе белән киңәшмәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Хәннанов таныштырды.

- Бу юнәлештә районда эшләр әйбәт оештырылган булса да, проблемалар да юк түгел. Пассажирлар агымы кечкенә булу сәбәпле кайбер авылларга җәмәгать транспорты йөрми, - ди Рәмис Ханнанов.

Район башлыгы халыктан кергән һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшереп, анализларга һәм тиешле карарлар кабул итәргә кушты.

Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, район башлыгы терлек азыгы хәзерләү буенча эш темпларын тагын да арттырырга чакырды.

- Сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек биргән вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Барысына да өлгерү өчен тәүлекнең һәр сәгатен нәтиҗәле фай­даланырга кирәк. Шул чакта гына терлек азыгы җитәрлек күләмдә булачак, - дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин.

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын халыкка печән әзерләшүдә дә ярдәм итәргә чакырып, мал башын киметүгә юл куймаска кушты.

Киңәшмәдә шулай ук юбилей чараларына әзерлек, урамнар, парк-скверларда чисталык, юллар-тротуарлар төзелеше хакында да сүз барды, агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда дүшәмбе киңәшмәсендә нәрсә турында сөйләштеләр