11 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда дүшәмбе киңәшмәсендә нәрсә турында сөйләштеләр
Җәйнең һәр минуты кадерле Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Марсель Шәйдуллин Бердәм дәүләт имтиханнарын югары нәтиҗәләргә тапшырган Искәндәр Йосыпов белән Диана Мурашкинага республика медальләрен тапшырып, чыгарылыш...
-
Азнакайда машинасын урлаулары турында ялган хәбәр бирүчегә карата җинаять эше ачылган
Узган атнада Азнакай полиция бүлегенең дежур бүлегенә бер ир-ат Лобачевкий урамы буенча урнашкан күпфатирлы йорт кырыннан машинасын урлаулары турында хәбәр итә. Оператив-тикшерү барышында транспорт чарасының урланмаганы ачыклана. Баксаң, ир кеше үзе Азнакай-Әлмәт юлында юл кырына әйләнеп капланган була. Машина урлау хакында ялган хәбәр биргән азнакайлыга карата җинаять эше ачылган.
-
Азнакайлылар, 200 һәм 2000 сумлыкларда Казан күренеше өчен тавыш бирәбез!
Мәгълүм булганча, Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп, Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә...
-
Азнакайда яшьләр көне якты буяуларга бай булды
Азнакайда Яшьләр көне якты буяулар фестиваленнән башланып, күңелле уеннар, дәртле җыр-биюләр белән дәвам итте. Төсле порошоклар җил белән киемнәргә, тәннәргә сыланса да, халык шат иде. Уеннар да мондый кыяфәттә күңеллерәк узды сыман. Районыбызда сәләтле, актив яшьләр җитәрлек. Бу көнне аларның иң асылларына бүләкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов...
-
Азнакайда тагын бер төр юл кагыйдәсе
"Куркыныч хәрәкәт" термины турында язган идек инде. Тик аның өчен административ җәза каралмавы турында да беләсез. Хәзер административ штрафның Закон проектындагы күләме билгеле булды. РФ Эчке эшләр министрлыгы аны 5000 сум күләмендә билгеләргә уйлый. Әйткәнебезчә, әлегә ул проект кына. Аннан соң "Куркыныч хәрәкәт" терминына эләгүче юл хәрәкәте кагыйдәләре дә күпмедер...
-
Азнакайлылар, әлегә карбызны читләп үтүең хәерле
Июль ае гына булса да инде кибет киштәләрендә карбызлар шыплап тулды. Карбыз яратучылар иртә дип тормый, сатып ала, әмма кайберәүләр августның уртасын, сезон җиткәнен көтә. Алар хәзерге карбызларда селитра һәм нитратлар күп булуыннан шикләнә. Белгечләр белдерүенчә, Русиядә карбыз сезоны сентябрьдә генә башлана. Ни өчен хәзер карбыз ашау куркыныч? Карбыздагы нитраттан...