Азнакайда чисталык законын бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк
1 апрель көнне Азнакайда санитар чистарыну буенча ике айлык башланды. Ике айлык кысаларында җирлегебездә юллар тәртипкә китереләчәк, агач һәм куаклар утыртылачак, урамнар, парк-сквер, урман массивлары, елга-күлләрнең яр буйлары чүп-чардан арындырылачак. Административ комиссия әгъзалары хәбәр иткәнчә, агымдагы елда йорт каршында, капка төпләрендә рөхсәтсезтөзелеш материаллары, чүп-чар өйгән хуҗаларга җәза каты булачак. Закон...
1 апрель көнне Азнакайда санитар чистарыну буенча ике айлык башланды. Ике айлык кысаларында җирлегебездә юллар тәртипкә китереләчәк, агач һәм куаклар утыртылачак, урамнар, парк-сквер, урман массивлары, елга-күлләрнең яр буйлары чүп-чардан арындырылачак. Административ комиссия әгъзалары хәбәр иткәнчә, агымдагы елда йорт каршында, капка төпләрендә рөхсәтсезтөзелеш материаллары, чүп-чар өйгән хуҗаларга җәза каты булачак. Закон бозганнарга карата административ чаралар күрү каралган: гражданнар - 2-3,5; вәкаләтле затлар - 15-30; юридик затлар 200 дән алып, 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
23 апрель көнне районда гомумшәһәр өмәсе уздылырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев