Азнакайда чисталык законын бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк
1 апрель көнне Азнакайда санитар чистарыну буенча ике айлык башланды. Ике айлык кысаларында җирлегебездә юллар тәртипкә китереләчәк, агач һәм куаклар утыртылачак, урамнар, парк-сквер, урман массивлары, елга-күлләрнең яр буйлары чүп-чардан арындырылачак. Административ комиссия әгъзалары хәбәр иткәнчә, агымдагы елда йорт каршында, капка төпләрендә рөхсәтсезтөзелеш материаллары, чүп-чар өйгән хуҗаларга җәза каты булачак. Закон...