Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында видеоэлемтә аша хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы узды.
Анда эш урыннарында санитар-гигиена таләпләрен үтәү, хезмәт шартларын яхшырту, хезмәткәрләрнең сәламәтлекләрен ныгыту, иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда планлаштырылган барлык чаралар чигерелде.
Нет комментариев