Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда блоклы-модуль котельный ачылды (ФОТО)

Котельняда аерым хезмәткәрләр эшләми. Монда барысы да автоматлаштырылган.

Яңа бина Лобачевский ур. 1, 5 , 5 нче, Нахимов ур., 2, 4 нче, Нефтьчеләр ур. 27, 30, 36 нчы, Солтангалиев ур., 25, 25 а күп фатирлы йортларга, балалар бакчаларына, спорт учреждениеләренә хезмәт күрсәтәчәк.

Биредә яшәүчеләрнең шатлыгын бу көнне район башлыгы Марсель Шәйдуллин да уртаклашып, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

– Бу барыбыз өчен дә күптән көтеп алынган вакыйга. Алга таба биредә җылылык, кайнар су белән тәэмин ителештә проблема булмас дип ышанып калабыз. Гаиләләребездә һәрчак иминлек хөкем сөреп, җылы фатирларда яшәргә язсын, – диде җитәкче.

Котельняда аерым хезмәткәрләр эшләми. Монда барысы да автоматлаштырылган. Барлык мәгълүмат үзәк котельнядан гына “күзәтелә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев