Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Бердәм Россия» партиясе депутат фракциясе җыелышында Юрий Камалтынов катнашты

Юрий Камалтынов азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм партия сафына яңа әгъзалар кабул итеп, аларга билетлар тапшырды.

26 октябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында узган «Бердәм Россия» партиясе депутат фракциясе җыелышында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.

Партиянең җирле сәяси советы әгъзасы, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге белән депутат фракциясенең уртак эшчәнлеген яктыртты.

Җыелышта шулай ук шәһәр һәм район Советлары депутатлары Элеонора Алчина, Эльвир Габдрахманов, Рәфис Хәсәнов районыбызда тормышка ашырылучы партия проектлары хакында сөйләделәр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин республика программалары һәм нефтьчеләр ярдәмендә җирлегебездә 1 млрд. сумнан артык эш башкарылуын билгеләп үтте һәм һәрдаим ярдәмнәре өчен Татарстан һәм “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Юрий Камалтынов азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм партия сафына яңа әгъзалар кабул итеп, аларга билетлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев