Халыкара гаилә көне уңаеннан, район үзәк сырхауханәсендә Никоноровлар һәм Хуҗиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр.
Ике гаиләнең дә медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә гомуми эш стажы 100-117 елдан артып китә. Әти-әниләр, туганнары юлын гаиләләрдәге балалар да лаеклы дәвам итеп, Азнакайда, илнең төрле почмакларында халык сәламәтлеге сагында тырыш хезмәт куялар.
– Сез районыбызда олы хөрмәткә ия, югары категорияле, мактаулы исемнәр алган табиб-белгечләр. Яшь буын табибларга сезне һәрчак үрнәк итеп куябыз, сезнең белән горурланабыз! – диде гаиләләрне котлау сүзендә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.
Нет комментариев