Яшьләребез перспективалы белгечлек алырга омтыла.
Ни дисәң дә, республикабыз инвестицияләр өчен кулай республика, бу нәүбәттән илнең лидерлары арасында. Ә инде инвестицияләр – ул яңа эш урыннары, яңа производство, инфраструктура, яңа белгечлекләр... булдыру дигән сүз.
Татарстанда кадрларның озак сроклы перспектив киләчәге булсын, тәҗрибәле өлкән яшьтәгеләрне алыштыруга лаеклы яшь көч туплансын өчен барысы да эшләнә. Хәзерге вакытта тармак министрлыклары һәм ведомстволар, эре предприятиеләр һәм муниципалитетлар, алардагы кече һәм урта бизнес белән берлектә алдагы 7 елга эшче кулларга хаҗәтлекне фаразлау буенча эшчәнлек алып барыла.
Нет комментариев