Азнакай янгынчылары сынатмады
7 августта Әлмәт шәһәрендә газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте звенолары арасында республика ярышларының беренче этабы узды.
Газ-төтен агуыннан саклау хезмәте (ГДЗС) һөнәр ияләре - янгыннан саклау бүлегенең иң мөһим звеносы. Янгын сүндерүчеләр команда белән эшләгәндә эш-гамәлләренең төгәл булуын тырышалар, шулай ук психологик һәм психофизиологик сыйфат дәрәҗәсен арттыралар. Тизлек – әлеге хезмәт тормышында иң мөһиме. Нәкъ менә алар, ялкын чыккан урынны билгеләү өчен, беренче булып утка керә.
Бәйге теоретик өлештән башланды. Соңыннан ул тренировка полигонында узды, анда 13 янгын сүндерү бүлеге вәкилләре осталыкта сынашты. Әлеге ярышларда Азнакай шәһәренең 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре - Рөстәм Ганиев, Равил Мирмиев, Флорид Мәрданшин һәм Индир Кәримуллин намус белән чыгыш ясады. Әлмәттәге хезмәттәшләреннән генә калышып, алар 3 нче урынга лаек булдылар.
Ярышлар алдыннан бүлекчә командиры Рафаэль Фәрукшин җитәкчелегендә үткәрелгән ныклы тренировкалар менә дигән нәтиҗә бирде.
24 нче янгын сүндерү бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев