Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары һәм волонтерлары картлар һәм инвалидлар йортында концерт куйды - ФОТО

Игелек җирдә ятмас.

Чәршәмбе иртәсе белән үк Актүбәнең картлар йортында зур җанлылык хөкем сөрде. Бирегә иң элек автобуска көзге муллык – бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимешен төяп хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева җитәкчелегендә районның һәм Фәридә Шәйдуллина оештыруында бирегә гел килеп торган Буралы һәм Чубар Абдулның “Ак калфак” оешмасы активистлары килеп төште. Кем әйтмешли, аяклары җиңел булды – күп тә үтми аларга Азнакайдан карбыз-кавын, тәм-томнар күтәргән Мария Шәкүрова координаторлык иткән волонтерлар хәрәкәте лидерлары, район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы “Юлдаш” үзешчәннәре килеп кушылды. Әнә шулай берәүләре күчтәнәчләр тулы табын җәеп, икенчеләре җыр-моңга күмеп, биредә яшәүче әби-бабайларны күңел җылысына төрергә ашыкты.

Бәйрәмне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев барлык җитәкчеләр, шәхсән район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән изге теләкләрен ирештергәндә әби-бабайларның кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алуы җаннарны актарып, ата-ана кадере турында уйлар өерендә йөртте.

–Сез тәрбияләнгән бу җылы, якты, иркен йортта һәрчак шәфкать-мәрхәмәт яшәсен. Һәркайсыгызның саулыкта, иминлектә, тынычлыкта гомер итүегезне телибез! – дип районның барлык гүзәл затларының уртак теләкләрен җиткерде Эльвира Сәйлүн кызы.

Интернатта еш булган волонтерлар Мария, Лиля, Александр, Гадел һәм башкалар бәйрәмгә керә алмаганнарның бүлмәләренә йөреп тәм-томнар өләшкәндә Чубар Абдул һәм Буралының аккалфаклылары, “Юлдаш” ансамбле үзешчәннәре өлкәннәрне моңлы җырлары белән яшьлек хәтирәләрендә йөртте. Назга сусаган күңелләр тугарылып ял итте.

– Безне ташламыйсыз, Аллага шөкер, үз игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын! – дип барысы исеменнән рәхмәтләрен әйтте биредә ундүртенче елын яшәүче Генадий Котков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев