Азнакай 5 нче урта мәктәбе ишек алдында бүген зур җанлылык.
Биредә хәйрия ярминкәсе уздыралар. Укучылар арзан бәядән яшелчәләр, өйдә әзерләнгән ризыклар, кулдан бәйләнгән һәм теккән әйберләр, башка төрле тәм-том, мәктәп кирәк-яраклары саталар.
“Ярминкәдән кергән акчалар мәктәбебездә белем алучы мөмкинлеге чикле балаларны матбугатка языруга тотылачак”, - ди 5 нче сыйныф җитәкчесе Алена Хәбибуллина.
Нет комментариев