Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучысы Зөлфия Хәмитова «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашты

Миңа быел «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Ике дистә ел дәвамында үткәрелүче әлеге фестиваль яшь каләмчеләр өчен чын тормыш мәктәбе. Без Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, танылган артистлар белән очраштык. Иң саллы газета-журналлар хезмәткәрләре безнең белән мастер-класслар, пресс-конференцияләр уздырды. Ә кичләребез...

Миңа быел «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Ике дистә ел дәвамында үткәрелүче әлеге фестиваль яшь каләмчеләр өчен чын тормыш мәктәбе.

Без Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, танылган артистлар белән очраштык. Иң саллы газета-журналлар хезмәткәрләре безнең белән мастер-класслар, пресс-конференцияләр уздырды. Ә кичләребез мәкаләләр язып, газета чыгарып, радио һәм телетапшырулар әзерләп узды. Тәүлегенә 4 сәгать кенә йоклау тәтеде. Арысам да, үземне бик бәхетле тойдым. Үзем өчен күпме яңалык ачтым, дуслар таптым, журналистикага мәхәббәтем уянды.

Җәйнең беренче ае әнә шундый иҗади активлыгы һәм онытылмас тәэсирләре белән күңелгә кереп калды.

Зөлфия Хәмитова,

Азнакай 2 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучысы Зөлфия Хәмитова «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашты