Азнакай укучысы Зөлфия Хәмитова «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашты
Миңа быел «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Ике дистә ел дәвамында үткәрелүче әлеге фестиваль яшь каләмчеләр өчен чын тормыш мәктәбе.
Без Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, танылган артистлар белән очраштык. Иң саллы газета-журналлар хезмәткәрләре безнең белән мастер-класслар, пресс-конференцияләр уздырды. Ә кичләребез...