Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай уңганнары: Һөнәргә тугрылык

Гөлсирин Бәдретдинова Әгерҗе авылында тигез гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә.

Әтисе 16 ел буе колхоз җитәкчесе булып эшли. 1954 елда алар Балтач авылына кайтып төпләнәләр.

Гөлсирин Мөхлис кызы Бөгелмә педагогия училищесының тәрбиячеләр әзерли торган бүлегендә һөнәр алып, 1970 елның июнь аенда үзенең хезмәт юлын Азнакай шәһәренең 10 нчы “Дюймовочка” балалар бакчасында башлап җибәрә. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Аннан язмыш аны 1 нче “Колокольчик” балалар бакчасына алып килә. Монда ул татар теле тәрбиячесе булып, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

1997 елда мәгариф идарәсе тарафыннан 4 нче “Светлячок” балалар бакчасына өлкән тәрбияче итеп җибәрелә. Бу эшкә дә ике дистәдән артык хезмәте салынган. Хәзерге заман шартларында өлкән тәрбияче булу шактый катлаулы һәм үтә дә җаваплылык сорый. Аңа белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлелек тә, даими иҗади эзләнү дә кирәк. Ул көчле рухлы педагог, киң күңелле, туры сүзле, сабыр кеше. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек.

Бүгенге көндә үзенең тормыш иптәше Әкътәс Вагыйз улы белән матур итеп гомер итәләр. Аларның гаиләләре һәркем өчен үрнәк. Берсеннән-берсе акыллы 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Альбина Чаллы шәһәрендә эшмәкәр, уртанчы кызлары Светлана Азнакай шәһәренең гимназиясендә балаларга инглиз теле укыта. Кечкенә кызлары Алина Казан шәһәрендә яши, әлегә декрет ялында. Бүгенге көндә биш оныклары бар. Гөлсирин Мухлисовна уңган хуҗабикә дә. Тәмле-тәмле ризыклар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Инде менә балалар бакчасы белән хушлашыр вакыты да җиткән. Гомер – агымсу дип юкка гына әйтмиләр. Әмма күңелдә матур хәтирәләр җуелмас, эшләгән чорлар сагындырып, искә төшеп торыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев