Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай талантлары

Яратуга мохтаҗ яшь күңел Йолдызларны вәгъдә итмә әле, Кирәк түгел чиксез галәм дә. Мин аларны читтән күзәтермен Кичен ятып яшел чирәмгә. Чәчкәләрне, зинһар, өзмә әле, Җитә миңа җылы карашың. Син булганда минем яннарымда Җаным тыныч, иркен сулышым. Алтын тәхет бүләк итәм димә, Эш байлыкта түгел, шуны бел. Яратуга, сөелеп яшәүгә...

Яратуга мохтаҗ яшь күңел
Йолдызларны вәгъдә итмә әле,
Кирәк түгел чиксез галәм дә.
Мин аларны читтән күзәтермен
Кичен ятып яшел чирәмгә.
Чәчкәләрне, зинһар, өзмә әле,
Җитә миңа җылы карашың.
Син булганда минем яннарымда
Җаным тыныч, иркен сулышым.
Алтын тәхет бүләк итәм димә,
Эш байлыкта түгел, шуны бел.
Яратуга, сөелеп яшәүгә һәм
Чын бәхеткә мохтаҗ яшь күңел.


Кыңгыраулы мәктәп еллары
Кабатланмас бер хәтирә булып,
Артта кала мәктәп еллары.
Гомерем буе чыкмас күңелемнән
Кыңгырауның сихри чыңлавы.
Кайчан гына әле фәрештәдәй
Ак бантиклар тагып чәчәләргә,
Үзебездән авыр букча асып,
Килә идек ашкынып мәктәпкә.
Укытучы дәрес анлатам дип
Нидер сөйли, һаман нидер яза.
Синең башта инде башка уйлар:
"Дәресләре бигрәк озак уза".
Эх,чыгарга иде тәнәфескә
Дуслар белән күңел ачарга.
Ә аннары, дәресләргә керми,
Йөгерә-йөгерә өйгә качарга.
Күңелле дә, шаян, тыңгысыз да
Кабатланмас мәктәп еллары.
Гомерем буе чыкмас күңелемнән
Кыңгырауның сихри чыңлавы.

Инзилә Хөсәинова, Азнакай 1нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай талантлары