Азнакай талантлары
Яратуга мохтаҗ яшь күңел
Йолдызларны вәгъдә итмә әле,
Кирәк түгел чиксез галәм дә.
Мин аларны читтән күзәтермен
Кичен ятып яшел чирәмгә.
Чәчкәләрне, зинһар, өзмә әле,
Җитә миңа җылы карашың.
Син булганда минем яннарымда
Җаным тыныч, иркен сулышым.
Алтын тәхет бүләк итәм димә,
Эш байлыкта түгел, шуны бел.
Яратуга, сөелеп яшәүгә...