Азнакай сәнгать мәктәбе укучыларын югары бәяләделәр
Чистай шәһәрендә "Кама мозаикасы" конкурс-фестивале узды. Ул республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 160 тан артык яшь башкаручыны һәм 25 инструменталь ансамбльне җыйды. Казан консерваториясе профессорлары һәм доцентларыннан торган жюри Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары чыгышына югары бәя бирде. Бәйгедә Әмин Шакиров - беренче дәрәҗә (укытучысы - Илгизә Шакирҗанова), Искәндәр Вәлиев -...
Чистай шәһәрендә "Кама мозаикасы" конкурс-фестивале узды. Ул республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 160 тан артык яшь башкаручыны һәм 25 инструменталь ансамбльне җыйды. Казан консерваториясе профессорлары һәм доцентларыннан торган жюри Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары чыгышына югары бәя бирде. Бәйгедә Әмин Шакиров - беренче дәрәҗә (укытучысы - Илгизә Шакирҗанова), Искәндәр Вәлиев - икенче дәрәҗә, Айгиз Вәлиев белән Раушан Хафизовтан торган "Искра" дуэты (укытучылары - Альбина Сәлахова) өченче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Эльза Бикәева укучысы Нәгыйм Ибраһимов дипломант булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев