Азнакай сәнгать мәктәбе укучыларын югары бәяләделәр
Чистай шәһәрендә "Кама мозаикасы" конкурс-фестивале узды. Ул республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 160 тан артык яшь башкаручыны һәм 25 инструменталь ансамбльне җыйды. Казан консерваториясе профессорлары һәм доцентларыннан торган жюри Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары чыгышына югары бәя бирде. Бәйгедә Әмин Шакиров - беренче дәрәҗә (укытучысы - Илгизә Шакирҗанова), Искәндәр Вәлиев -...