Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары лауреат булдылар

Әлмәт шәһәрендә музыка мәктәбенең элекке директоры, композитор Рәис Нәгыймов истәлегенә багышланган "Урсал тауда" Бөтенроссия конкурсы узды. Анда Азнакай сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегеннән дә 11 укучы, укытучыларның халык уен кораллары ансамбле катнашты, шулай ук педагоглар методик эшләр бәйгесендә белемнәрен сынадылар. Газинур Равилов, Әмил Шәвәлеев (укытучылары Ф.Әбсәламова) I дәрәҗә лауреат;...

Әлмәт шәһәрендә музыка мәктәбенең элекке директоры, композитор Рәис Нәгыймов истәлегенә багышланган "Урсал тауда" Бөтенроссия конкурсы узды.

Анда Азнакай сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегеннән дә 11 укучы, укытучыларның халык уен кораллары ансамбле катнашты, шулай ук педагоглар методик эшләр бәйгесендә белемнәрен сынадылар.

Газинур Равилов, Әмил Шәвәлеев (укытучылары Ф.Әбсәламова) I дәрәҗә лауреат; баянчылар дуэты, Камил Мөбарәкшин, Рубис Зиатдинов (Флюра Әбсәламова, Илгизә Шакирҗанова, Рәйсә Әмирова) II дәрәҗә; гармунчылар дуэты, Айгиз Вәлиев, Динислам Миннияров, Әмин Шакиров (Альбина Махиянова, Альбина Сәлахова, Рәйсә Әмирова, Иилгиз Шакирҗанова) III дәрәҗә лауреат; Нәгыйм Ибраһимов, Нияз Шәймөхәммәтов (Эльза Бикаева, Гүзәл Мортазина) дипломант булдылар.

Укытучыларның халык уен кораллары ансамбле дә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Методик эшләр бәйгесендә Иилгизә Шакирҗанова I дәрәҗә, Зөлфия Зарипова - III дәрәҗә лауреат, Нәфисә Смакова - I дәрәҗә дипломант исемнәрен алдылар.

Альбина Сәлахова, халык уен кораллары бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев