24 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакайда елның иң яхшы педагогын билгеләделәр
"Гармония" психологик-педагогик хезмәтендә "Ел психологы-2017" муниципаль конкурсы узды. Анда мәктәпләрдән - 7, балалар бакчаларыннан 4 психолог катнашты. Беренче урынга Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Алена Королева һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Зөлфия Галиева, 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасыннан Фәйрузә Сәгыйдуллина һәм 14 нче "Чишмәкәй" балалар бакчасыннан Светлана Черных лаек...
-
Азнакай укучылары “Тамчы шоу”да катнашты
Азнакай гимназиясе укучылары татар теле укытучысы Фәйрүзә Хөсәенова җитәкчелегендә ТНВ каналында "Тамчы шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар. 7-8 сыныйфлар ике командага бүленеп, белемнәрен сынадылар. Нәтиҗәдә, ике команда да бертигез очколар җыйды. Гимназиячеләрнең мондый тапшыруга беренче тапкыр барулары, алар аннан зур тәэсирләр алып кайтты.
-
КОТЛЫЙБЫЗ !
Хөрмәтле хезмәттәшебез СаниеваТансылу Илшат кызын гомер бәйрәме - юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле булсын. Тормыш парың белән пар канатлы булып, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез. Теләкләрнең телибез изгеләрен, Шатлыкларның иң-иң зурысын. Бәхетләрнең көтмәгәндә генә Килә торганнарын, нурлысын! Иң изге теләкләр белән: "Маяк"...
-
Азнакайлылар, тавык итен тиешенчә пешерик!
Җирлегебездә узган 2016 елда сальмонеллез белән авыру очраклары аннан алдагы елга караганда 2,5 тапкырга арткан. Шулай ук сумаркетларның берсендә хезмәткәрләрнең күпләп (12 кеше) авыру очрагы да теркәлде. Бу чирнең төп чыганагы - кошчылык продуктлары (тавык ите, йомыркасы). Вируслар тышкы мохиткә бик яраклашучан, шуңа да аш-су әзерләгәндә шәхси гигиена таләпләрен үтәү,...
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары лауреат булдылар
Әлмәт шәһәрендә музыка мәктәбенең элекке директоры, композитор Рәис Нәгыймов истәлегенә багышланган "Урсал тауда" Бөтенроссия конкурсы узды. Анда Азнакай сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегеннән дә 11 укучы, укытучыларның халык уен кораллары ансамбле катнашты, шулай ук педагоглар методик эшләр бәйгесендә белемнәрен сынадылар. Газинур Равилов, Әмил Шәвәлеев (укытучылары Ф.Әбсәламова) I дәрәҗә лауреат;...
-
Азнакайлылар Мәдәни үзәкне үз итте. ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Шәһәребездәге Мәдәни үзәк рәсми рәвештә эшчәнлеген 2016 елның июненнән башлап җибәргән иде. Азнакайлылар да, шәһәребезгә килгән кунаклар да заманча, зәвыклы эшләнгән бу бинаны бик ошатты. Биредә нинди генә мәдәни, ял чаралары узмый, "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре, очрашулар оештырылмый! Узган ел гына да аларның саны 60ка җиткән. Ике дистәдән артык түгәрәк балалар,...
-
Азнакай укучылары гаилә кыйммәтләре хакында сөйләштеләр
Гаилә тәрбиясе бирү максатларында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Азнакай 6 нчы урта мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрделәр. Алар ЗАГС органнарының барлыкка килү тарихы, ныклы гаиләнең мөһимлеге турында аңлаттылар. ЗАГС бүлегенең әйдәр белгече Айгөл Ильясова үз чыгышында бары дустанә, үрнәк гаиләдә генә сәламәт, акыллы балалар үсүен билгеләп узды. Укучылар да үз чиратларында...
-
Азнакайда «Буыннар диалогы» акциясе бара
Азнакай 5 нче урта мәктәбендә «Буыннар диалогы» акциясе дәвам итә. Азнакай чаңгы базасында 7 А сыйныфы укучылары әбиләре белән очраштылар. Әбиләр бала чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп чаңгы, таудан шудылар. Оныкларга да алар белән бик күңелле булды. Ни дисәң дә, мондый форсат бик еш туып тормый.
-
Азнакай табиблары белем күтәрә
Бу көннәрдә Азнакай үзәк сырхауханәсе табиблары белемнәрен күтәрү белән мәшгуль. Алар "Терапия" циклын уза. Курсларны Казан Дәүләт Медицина Академиясенең терапия, гериатрия, гаилә медицинасы кафедрасы доценты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече - гериатр, РАЕ профессоры Рөстәм Газизов алып бара.
-
Азнакайлыларны чаңгыда шуу буенча ГТО нормаларын тапшырырга чакыралар
28 гыйнвар - шимбә көнне шәһәрнең чаңгы базасында ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар уздырыла. Анда теләге теләге булган 18 яшьтән алып 70 яшькәчә азнакайлы катнаша ала. Үзең белән паспорт һәм медицина белешмәсе алып килү сорала. Чаңгы шуу буенча ГТО нормаларын тапшыручыларны теркәү иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.
-
КОТЛЫЙБЫЗ !
Хөрмәтле хезмәттәшебез СаниеваТансылу Илшат кызын гомер бәйрәме - юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле булсын. Тормыш парың белән пар канатлы булып, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез. Теләкләрнең телибез изгеләрен, Шатлыкларның иң-иң зурысын. Бәхетләрнең көтмәгәндә генә Килә торганнарын, нурлысын! Иң изге теләкләр белән: "Маяк"...