Тымытык авылында яшәүче Наилә Касыймова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Наилә апа – барлык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган кеше.
– Үкенерлек булмады үткәннәр, шөкер. Инде алдагы еллар да тыныч, имин булып, балалар, якыннар арасында шулай матур итеп яшәргә иде әле, – ди ул.
Тыл хезмәтчәнен гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева да изге теләкләрен җиткерделәр.
Нет комментариев