Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Әсәй авылының уңган гаиләләре - Инстаграмда

Гаилә көне районыбызда флешмоблар, интернет-бәйгеләр белән билгеләп уздырыла.

Әсәй авылы мәдәният йорты да “Гаилә – тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе” дигән фотобәйге игълан иткән булган. Анда авыл халкы актив катнашкан. Инстаграмда үрнәк гаиләләр белән таныштыру бара.

Рафаэль һәм Гөлназ Дәминовларның быел июнь аенда гаилә коруларына 25 ел тула. Рафаэль – мәгариф идарәсендә, финанс мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары, Гөлназ Әсәй авыл Советында менә 17 ел инде секретарь булып эшли. Алар бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ул Казанда табиблыкка укый.

– Авыл җирендә яшәгәч, мал-туарсыз бумый. Дүрт баш сыерыбыз бар, ишек алды тутырып кош-корт асрыйбыз, бакчабыз бик зур, анда барлык яшелчә, җиләк-җимешне үстерәбез, – ди Гөлназ.

Менә шундый тырыш, уңган, бар яктан үрнәк гаиләләре белән көчле Әсәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев