Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы  Карамалы авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр - ФОТО

2 октябрь көнне Карамалы ашханәсендә өч авылның мөхтәрәм ветераннары очрашты

Карамалы, Таллы Бүләк, Октябрь Бүләк авылларында барлыгы 238 пенсионер яшәве билгеле. Алар бик актив тормыш рәвеше алып баралар, әледән-әле оештырылып торучы төрле чараларда катнашалар.

Кичә, 2 октябрь көнне Карамалы ашханәсендә өч авылның мөхтәрәм ветераннары очрашты. Өлкәннәр айлыгы уңаеннан алар өчен клуб методисты Ләйлә Инсапова һәм Кәрәкәшле авылыннан чакырылган “Хәтирә” җыр-бию ансамбле күңелле һәм матур бәйрәм оештырдылар. Кичәне ачканда сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнановка, җирлек башлыгы Артур Ногмановка, имам-хатыйб Әнис хәзрәт Хәлимовка, хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллинга бирелде. Авыл өлкәннәре исеменнән ветераннар советы рәисе Даимә Салихова чыгыш ясады.

Бәйрәм күңелле концерт номерларына, шаян сүзгә бай булды. Юбилярларга, шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтүчеләргә җылы теләкләр җиткерелде. Авыл халкы күтәренке кәефтә, кичәне оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп, канәгать булып, таралышты.

Бу турыда тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев