Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы бердәм диспетчер хезмәте көнгә 25 хәбәр кабул итә

​​​​​​​Бердәм диспетчер хезмәтенә азнакайлылар күбрәк янгын очраклары, юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәр итәләр икән. Бу турыда әлеге хезмәт җитәкчесе Айсылу Зарипова белдерде.

Бүген биредә дүрт диспетчер тәүлек саен алышынып эшли.

–Шалтыратулар Казанда урнашкан үзәктә кабул ителә, аннан безгә юллана. Азнакайлылар. Билгеле мәсьәлә буенча диспетчер ярдәмгә нинди хезмәтне җибәрү турында карар кабул итә, – ди Айсылу Зарипова.

Моңа кадәр бердәм диспетчер хезмәте янгын сүндерү частенда урнашкан булса, бүген алар аерым бинага урнашканнар. Эш барышы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да танышты.

– Сезнең хезмәт бик кирәкле. Җирлегебездә гадәттән тыш хәлләр әзрәк булсын, кешеләр каза күрмәсен, – диде җитәкче үзара сөйләшү барышында.

Айгөл Шәймәрданова – биредә ике елга якын диспетчер булып эшләү дәверендә күптән аның асылына төшенергә өлгергән.

– Эшем җаваплы булса да, бик ошый. Авыр чакта кешегә ярдәм итү алу – үзе үк бәхет. Төрле проблемалар белән шалтыратучылар да була, аларга ничек тә ярдәм итү юлларын эзлибез, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында әйтәбез. Кайвакыт балалар да “Су ага, ярдәм кирәк”, – дип шалтыраталар. Берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз, балаларны тынычландырып, барысын да аңлатырга, ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев