Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Кәмсәлия Миңнеханованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде

Кәмсәлия Шәфигулла кызы СУ-5  оешмасында ташчы булып эшли.

Ул чактагы бистәдә яңа йортлар тергезү өчен фундаментка ташларны Чатыр таудан чыгарып, шуннан ук ташыйлар. Әнә шулай алар тырышлыгы белән булачак шәһәрнең беренче биек йортлары калка. Авыр эш сихәтлеген таушатып, ул “Азнакайнефть” идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгына күчә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.

Бүгенге көндә Кәмсәлия апа кызы Рәмилә тәрбиясендә гомер итә. Ул 4 оныгы һәм 4 оныкчыгының яраткан әбисе, кызлары Рәмилә, Алсуның киңәшчесе, кадерлесе.

Кәмсәлия апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.

–90 ел элек нигез салынган районыбыз чордашы бит Сез, – диде ул. – Аның үсешенә, яңарышына Сезнең дә зур өлеш кергән. Барлык азнакайлылар исеменнән тирән рәхмәтләребезне җиткереп, Сезгә сихәтлек, якыннарыгыз кадер-хөрмәтендә рәхәттә, бәрәкәттә тагын әле күп еллар яшәвегезне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев